Сәфәргәлиев Мөҗип абый 1924 нче елның 15 нче апрелендә Югары Әлки авылында туган. 1942 нче елның сентябрендә сугышка китә. Ул өченче Балтик фронтында хезмәт итә. Латвияне, Литваны һәм Эстонияне азат итүдә катнаша.Эстонияне азат иткәндә Мөҗип абый бик каты яралана һәм госпитальдә ятып чыга. Сугыштан кайткач, ул озак еллар колхозда эшли. Аңарга сугышта күрсәткән батырлыклары өчен «Өченче дәрәҗә дан ордены», «Германияне җиңү өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.