Сәгъдиева Зәйтүнә Минһач кызы 1928 елның 15 нче ноябрендә Әлки районы Алпар авылында дөньяга килә.Алпар мәктәбендә биш класс белем ала. Әнигә 11яшь булганда өч энесе белән ятим калалар. 39 яшендә әниләре вафат була. Бөек Ватан сугышы башланганда әнигә 13 яшь тә булмый . Ирләрне сугышка алгач колхоз эше әниләр җилкәсендә кала.Өлкәннәр белән беррәттән эшлиләр, Норлаттан, Спасстан чәчүлек орлык ташыйлар,җир казыйлар. Кулларыннан нинди эш килсә барысын да башкаралар. Бик күп авырлыклар кичерсәләр дә әниләр барысы да исән сау үсеп житәләр. 1946-1949 елларда әни Ярослав шәһәренең торфпредприятиясендә торф чыгара.1950-1951 елларда тимер юл салуда хезмәт куя.1951 елда әти белән тормыш корып җибәреп биш кыз тәрбияләп устерәләр. 1958 елда туган якларына кире кайтып гомер итәләр.1959 елдан әни Алпар совхозында төрле эшләрдә эшли.1966 елның 5 июлендә СССР Югары Советы Президиумы исеменнән Югары Совет Президиумы указы белән Икенче дәрәҗә “Ана булу медале” белән бүләкләнә. 1993 елның 9 нчы октябрендә вафат.Иске Алпар авылы зиратында җирләнде.