Хат башы
Минем якын иптәшем Фәһриҗамал, синең иптәшең Габдрахман - сугыш кырында хезмәт итүче якыныгыз, сезне бик сагынып, бик күп сәламнәремне язам. Улларым Әхәткә, Алишка, кызым Рокиягә һәм Розага, Лиюзага әтиегездән бик сагынычлы кайнар сәламнәр. Зур апага, Кечкенә апага, Касыйм бабайга, безне сорашкан башка кардәш-туганнарга һәрбарчасына кайнар сәлам язам.
....1943 ел инде. 6 айдан бирле сугышта йөрим. Һәрвакыт сугышта, дошман белән бәрелештә. Кар өсләрендә ятабыз. Әгәр кар астында тирән тирес булса, карны казып кереп бераз җылынырга була.
Шулай итеп сугыш алып барабыз. Сталининградыбызда сугышып, хәзерге көндә, ягъни 21 гыйнварда Сталининград фронтында булган немец армиясен чолгап алып, шәһәрне алардан чистарттык. Немец армиясенең 35 дивизиясен тар-мар итеп, һәммәсен әсирлеккә алдык. Хәзер бу фронтны бетереп, башкасына китәбез. Кайсы фронтка барасыбыз билгеле түгел. 3 февральдә чыгып китәбез. Үзем хәзер артиллериядә, гади тел белән әйткәндә, тупта хезмәт итәм.
... Мондагы хәлне сезгә язып бетереп булмый инде. Бу хатны сезгә 2 февраль көнне Сталиннинград шәһәреннән язам. Шәһәр дигән белән – аның бер йортының урыны да билгеле түгел: җимерелеп, яндырылып бетерелгән.
Үзем сезгә сирәк кенә булса да хат язып торам. Ләкин кар өстендә күп язып булмый һәм вакыт та юк. Рәнҗемәгез, сезне онытып тору, яки үзем рәхәткә тап булып, сезне оныттым түгел.
Ә сезгә килсәк, 13 сентябрьдә язган хатыгызны алган идем. Шунна бирле сездән хәбәр алганым юк. Бик авыр, исәнлегегезне белмим.
Сезгә минем соравым зур: зинхар һәр көнне миңа хат язып торыгыз. Башка кешеләр һәр көнне хат алып торалар. Ә мин 13 сентябрьдән бирле бер хат та алганым юк. ... Көндезен һәм кичен сезнең белән сөйләшәм, күз алдыма китерәм. Бу артык сагынудан килә торгандыр инде, үзем бу күренешләргә кинәнәм дә, ахырдан куркып та калам. Саташа торганмындыр дип уйлыйм.
Үземнең исәнлек чак кына. Кышка кергәннән бирле тавышым юк, бик каты салкын тиеп, тавышым бетте.
Хатка язып сүз бетмәс инде. Исәнлектә крешергә насыйп булсын. Түбәндәге адрес белән һәр көнне хат язып торыгыз.
ППС с81974 часть 15. Сагиров Габдрахман.
Адресны шулай язарсыз.
Һәрбарчагызга да исәнлек теләп, әтиегез Габдрахман.
Хушыгыз, балалар, хушыгыз.
Минем исән кайтуымны теләп торыгыз. Язылды 2 февраль 1943 ел.