1923 елның 22 маенда Иске Чаллы авылында гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килә. Бөек Ватан сугышына кадәр бригадир булып эшли. 1941 ел башында аларны окоп казырга Апас якларына озаталар. 1942 елда фронтка алына. Волхов фронтында баштан разведчик, аннары элемтәче булып хезмәт итә. 1942 елның май-июль айларында чолганышта булалар. Шунда авыр яралана. Аны бер тәүлектән соң гына санитарлар табып ала. Агач ташый торган поездга салып, аны госпитальгә озаталар. Шунда җиде ай дәвалангач, 1943 елның 10 мартында Мәскәүгә кайтып, заводта эшли башлый. 1944 елның июнендә туган авылына кайта.
“ Ватан өчен!” китабыннан 2005.