1931 нче елның 2 нче июлендә Саба районының Тимершык авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган (Сәгыйтова Рәшидә Сәгыйтовна, язылышкач та кыз фамилиясендә калган). Тимершык тулы булмаган урта мәктәбендә 7 нче сыйныфны тәмамлагач, 1947-1950 нче елларда Саба урта мәктәбендә укый, аны уңышлы тәмамлый. Сугыш башланган вакытта Рәшидә II сыйныфны тәмамлаган 10 яшьлек кыз була. Бу хәбәрне олылардан ишетә. Әтиләре Сәгыйдулла абзый, олы яшьтә булу сәбәпле, сугышка алынмый. Әсхәдулла һәм Хәмидулла исемле ике абыйсы сугышка китә. Ирләр сугышка киткәч, авылдагы бөтен авыр эш хатын – кызлар, картлар, яшүсмерләр, балалар кулына кала. Әнисе Гөлсабирага, апалары Бибисара белән Зөлхәбирәгә ияреп, Рәшидә колхоз эшенә йөри. Кечкенә сеңлесе Раузага 6 яшь була. Җәйләрен басуга чүп утарга чыгалар. Ашлык ургач, коелган башакларны җыялар. Кич белән һәр бала, амбарда үлчәтеп, көне буе җыйган бөртеген тапшыра. 12 яшь тулгач, әниләре белән урак урырга йөри башлый. Сугыш чорында авыллар буйлап сложный молотилка йөри. Ул авылда, гадәттә, атна – ун көн тора. Шул вакыт эчендә кул белән урган икмәкне суктырып калырга кирәк була. Шуңа күрә бу чорда тәүлек буе эш тукталмый. Үсмер кызлар молотилкадан салам чыгарып торалар. Кышларын, кич утырып, йон язалар, җеп эрләп, фронтка җибәрергә бияләй, оекбаш, перчаткалар бәйлиләр. Рәшидә күп апаларга фронтка хат язарга булыша. Сугыш вакытында ашау-эчү бик кысыла. Әтиләре атлы эштә була, ул ерак араларга да йөри. Әниләре белән ике апасы гел колхоз эшендә булалар. Шулай да сыер асрыйлар, бәрәңге утырталар. Икмәк күрмәсәләр дә, гаилә ачлыктан интекми. Җәйләрен күрше кызлары белән турыга гына, яланаяклап, Саба урманына җиләккә йөриләр. Кача – поса каен, кура җиләге җыялар. Урман каравылчысына юлыксаң, савыты–ние белән җиләгеңне алып калырга да күп сорамый. Таш бөреләрен, яфраклары белән җыеп, киптереп, чәй итеп эчәләр. Әниләре кишер, чөгендер чәе дә хәстәрли. Никадәр авыр еллар булса да, мәктәптә укулар дәвам итә. Сәгыйтовларның ике уллары да, авыр яраланып, контузияләр алып, озак вакытлар госпитальләрдә дәваланып, сугыш бетәр алдыннан кайтып төшәләр. Батырлыклары өчен күп медальләр белән бүләкләнгән булалар. Кече командир Хәлиулланың күкрәгендә исә ике сугышчан Кызыл Байрак ордены балкый. 1945 елның 9 май көне җитә. Өйдән-өйгә шатлыклы хәбәр ишетелә: сугыш беткән. Бар кеше урамга чыга. Кемнәрдер көлә, шатлана, кемнәрдер елый... Сугыш беткәч тә, тормышлар авыр була әле. Исән кайткан фронтовиклар күп авыр эшләрне үз өсләренә алалар. 1947 елда Рәшидә Тимершык мәктәбендә 7 нче сыйныфны тәмамлый. Аның алга таба да укуын дәвам итәсе килә. Әтиләре, алдынгы карашлы кеше буларак, кызының бу фикерен хуплый. Шул ук елны ул Саба урта мәктәбенең 8 нче сыйныфына укырга китә. Ул елларда урта мәктәпнең олы классларында уку түләүле була. Бу исә сугыштан соңгы авыр елларда бик күп яшьләрнең уку теләген сүндерә. 1950 елда Рәшидә Саба урта мәктәбен уңышлы тәмамлый. 1954 елдан Тенеки башлангыч мәктәбенә эшкә килә. Анда 30 елга якын эшли. Юлбат авыл егете Халиков Мөхәммәтхан белән тормыш корып, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. 1977 елда аны Юлбат башлангыч мәктәбенә мөдир һәм рус теле укытучысы итеп күчерәләр. Лаеклы ялга чыкканчы (1983 елга кадәр), Рәшидә Сәгыйть кызы шушы мәктәптә эшли. Бүгенге көндә Рәшидә апа Юлбат авылында улы Илнар гаиләсе тәрбиясендә яши. Ул – хезмәт һәм тыл ветераны. Ана даны медале, Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 еллык юбилей медальләре, 1995 елда “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.