Шафикова Зөлхиҗҗә Шәңгәрәй кызы 1913 нче елның 13 нче августында Кече Кибәче авылында крестьян гаиләсендә 5нче бала булып дөньяга килә.Аңа ана назы, ана кочагында иркәләнү насыйп булмый, 4 яшьтә әнисе Маһирә үлеп китә. Бала чагы ятимлектә уза,ә әтисе Шәңгәрәй икенче гаилә кора.Үги ана бик тә коры була,бер-бер артлы биш бала таба.Зөлхиҗҗәнең туганнары берәм-берәм читкә тарала, ә аңа биш баланы карау йөкләнә.Иртәдән кичкә кадәр йорт эшләрен эшли, биш баланы карый.Үги ананың җәберләүләренә түзә алмагач, туганнарының әле берсе, әле икенчесе аны тәрбиягә ала. 15 яше тулгач, Казандагы җитен комбинатына эшкә китә.Бер ел эшләгәч, авылга ялга кайта, шунда булачак ире Зыятдин белән таныша , йоласын китереп тормышка чыга. Бер - бер артлы дүрт балалары туа.Ләкин аларның бәхетле гаилә тормышын сугыш урлый.1941 нче елны ирен сугышка озата ул. Ә үзе балаларны исән-имин үстерергә тырыша: олысы - 7, икенче - 5, өченчесе - 3, дуртенчесе 1 яшьтә була. Кечкенәсенә кызамык чыгып үлеп китә.Балаларының тамаклары тук булсын өчен, көн-төн колхозда хезмәт куя.Эшкә киткәнче урманга барып,бәләкәй чана белән утын алып төшә. Көзен ашлыкны көлтәгә бәйләп, чүмәләгә куя.Төнге сәгать 12 гә кадәр молотилкада эшли.Балаларына ризык юнәтү өчен бирнә әйберләрен Алабуга районы Дөм-дөм базарына алып барып, икмәк, шикәр,онга алыштыра. Ире Зыятдин сугышка яраксыз булып, яраланган хәлдә туган ягына кайта.Бераз савыккач, колхозда мал врачы, аннан соң өлкән ат караучы булып эшли. 1955 нче елның 25 нче августында, җиде ел урын өстендә ятканнан соң, 47 яшьлек ире Зыятдин вафат була.Зөлхиҗҗәгә җимерек хуҗалыкны торгызасы, җиде баланы аякка бастырасы була.Колхозда ипи пешерүче булып эшли, авырлык белән булса да балаларына белем алырга мөмкинлек тудыра. Улы Гаязетдин армиядән кайткач, яңа урынга йорт салып чыгалар.Игелекле, ару-талуны белмәс Зөлхиҗҗә 1999 нчы елның 3 нче сентябрендә вафат була. Олы Кибәчедә җирләнгән.