Шакиров Фәтхрахман Фәйзрахман улы.
1921 елда Кукмара районында туган, өлкән лейтенант. 1939 елда Арча педагогия училищесын уңышлы тәмамлагач, Кукмара районы Көшкетбаш авылы башлангыч мәктәбенә укытучы итеп җибәрелә. 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына һәм Дзержинск шәһәрендә полк мәктәбендә укып сержант дәрәҗәсе алгач, отделение командиры сыйфатында хезмәт итә. 1941 елда Саратов шәһәрендә укырга җибәрелә һәм аны тәмамлагач кече лейтенат дәрәҗәсендә хезмәт итә башлый. 1942 елда лейтенант дәрәҗәсендә Сталинград фронтына җибәрелә һәм танкка каршы торган пушкалар батареясында взвод командиры сыйфатында август аенда сугышка керә. Сентябьдә авыр яраланып, гопитальгә эләгә. Дәваланып чыккач, ноябрь аенда ул инде кабат Сталинградта, бу юлы “Максим” пулеметлары взводы командиры сыйфатында. 1943 елның башында тагын яралана һәм май аена кадәр госпитальдә дәвалана. 4 нче Украина фронты составында Крымны азат итү һәм Севастополь шәһәрен штурмлап алу сугышларында катнаша. 1945 елда кабат авыр яралана һәм Нижний Тагил шәһәре госпиталенә озатыла.
Фәтхрахман Шакиров 1940 елның октябреннән 1945 елның октябренә кадәр 5 ел дәвамында армия сафларында була һәм авыр яраланудан соң инвалидлык буенча армия сафларыннан демобилизацияләнә.
Дошманның көчле Сиваш оборонасы ныгытмаларын өзүдә һәм Севастополь шәһәрен алуда күрсәткән батырлыклары өчен Фәтхрахман Шакиров 2 Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Фронтта командование тарафыннан куелган сугышчан бурычларны намус белән үтәгәне өчен I дәрәҗә Ватан сугышы орденына, 14 медальгә һәм 4 тапкыр Югары Башкомандующий И.В.Сталинның Рәхмәт хатларына лаек була.