1911 нче елда Саба районы Урта Нырты авылында күп балалы гаиләдә туган. Бала чактан ук тормышның ачысын- төчесен тоеп яшәргә туры килә аңа..
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк ул сугышка китү турында уйлый башлый. Сугышка җибәрүләрен сорап, район хәрби комиссариатына берничә тапкыр гариза белән керә. Озак та үтми, үтенече канәгатьләндерелә. 1942 нче елда сугышка алалар. Аннан хатлар килеп тора. Озак сугышырга туры килми аңа, яралана. Ул 1943 нче елның октябрь аенда демобилизацияләнә.
Сугыштан кайткач, җиң сызганып эшкә тотына. 1947 нче елга кадәр Урта Нырты авылында башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли. Шушы ук елны аны Язлы Арташ авылына укытучы итеп билгелиләр. Шакиров Г.Ш. бөтен гаиләсе белэн шушы авылга күченеп китә. 1957 нче елга кадәр ул биредә укытучы вазифасын башкара.1971 нче елның 24 нче апрелендә каты авырудан сон вафат була.Урта Нырты авылы зиратында җирләнгән.