Шакиров Нәгим Шакир улы 1924елның 10 гыйнварында Саба районы Язлы
Арташ авылында 3нче бала булып туган.Аны сугыш башланган елны фронткаалалар.Сугышныңбашыннаналыпахырына кадәр ул пулементный батальондасапер булып хезмәт иткән.Җинүдән соң салдатлар өйләренә
кайтып китсәләр дә, күбесенә айдый бәхеталмаймый. Ул күп кенә салдатлар белән,составларга тоялеп ерак көнбатышка,яланнар белән сугышырга китә.
Сугыш елларында ул медальләр һәмфронт командующиның грамотасы беләнбүләкләнә. 1946 елны ул “За победу надЯпонией” медале белән дә бүләкләнә.Җинү таңы аша, илгә тынычлык килә.1947 елның 10 апрелендә демобилизация була.Шул ук 1947 елны Язлы Арташ авыланнан аркасына биштәр асып улЛесхозга килә. Эштә табыла, үзен ат жигәргә куялар. Ә фатир хуҗасыныңкызы ду китереп машинада эшләп йөри. Нәгим абый бу кызның һөнәренәкөнләшеп тә, кызыгып та карый, 1949 елда Лесхозга шоферлар курсы ачыла,ул бер дә уйланмыйча курска язылып укып та чыга һәм гомере буе кулыннанрулен ычкындырмыйча шофер булып эшли.
Нәгыйм абый якты йөзле мөләем кеше иде. Ул һәр чак кешелек
сыйфатын төшермичә тугры ир, акыллы кеше, тырыш, ярдәмчел саф күңелле
ходайның бер колы иде. Эшләгән чорында күп мактауларга иреште, Саба
район үзәгендә рәссәм ясаган олы портреты Райком каршында булды. Казан
шәһәре җыелышларында призидиумда күп тапкырлар урын алды.
Гомере буена шофер булып хезмәт итте. 1976 елны Лесхоз директоры
Миннеханов Нургали Миннехан улы югары белемле булмаганын белеп тә
Нәгыйм абыйга РММ да механик булып эшләргә әмер бирде. Нәгыйм абый
риза булмады. –“Ходай миңа шофер эшен биргән мин шуны эшләргә тиеш,”-
дип җавабын кыска тотты. Машинада эшләгән чорда Лесхозның терәге
булмаган гади эшчеләргә йорт эшләрендә ярдәмләшеп яшәде. 1966 елны
орден Ленина белән бүләкләнә.
Ләкин гомер кыскалыгы үзенекен эшләде. Эшләде һәм халыкка истәлеккә
серле бер Аллаһка гына билгеле булган күренеш калдырды.
Нәгыйм абыйны кәфенгә төреп якыннарын хушлашу минутларына
чакырып алдылар. Һушлашу минутлары үткәч аны ишек алдына чыгарып җиргә куйдылар. Мулла вазифасын үтәүчеЛатипов Мәхмүт абый дога укырга әзерләнде.Кинәт күк йөзендә кыр казлары аваз салдылар.Аптыраган бар халык күк йөзенә карады. Ике юлбулып тезелешеп килгән байтак кыр казларыочып бара иде. Берсе артыннан, башкалары саккына эндәшеп кайгыны уртаклашалар кебектоелды безгә. Кинәт ишек алды турына җиткәч
кыр казлары тынып калды һәм һавада тын гынабер түгәрәккә җыелып күк
йөзендә йөзгән кебек тордылар. Кемдер күктәгеап ак айның ялтырап күренеп торганын күрсәтте.Көндезге яктылыкта ай күренми иде бит ул. Ә бу
искиткеч. Бу күренеш көндезге сәгъәт 10-11 ләрбулгандыр. Җыелган халык өчен бу бик серле күренеш иде.Шул чак аңсыз басып торган халыкны Мәхмүт бабайның әйткән сүзләреуятып җибәрде.-”Әйдәгез, каз карап торып булмый мәетне туңдырабыз,” -диеп кабык башын тотты. Аның авазы ишетелү белән кыр казлары тын гынатөркемгә басып зират ягына оча башладылар һәм күздән югалдылар. Нәгыймабыйны күтәреп алып чыктылар һәм капка төбенә чыккач тагын догаукыдылар һәм алып киттеләр. Аларны озатып барча халык урамга табабарды. Зиратта ул көнне булган ир затларыннан сорап белдем. ГазизуллинХалиулла кабер сакчысы булып калган булган. Җаен туры китерепХалиулладан сораштым. Ул да бик уйланган. Кинәт ишетелгән остәге кырказы авазына күтәрелеп караган. Чөнки ул кыр казлары Нәгыйм абыйга атапказылган кабер турында, күк йөзендә, тыныч кына аваз биреп, бер түгәрәкэченә җыелган кебек тавыш биреп тордылар диде. Күзенә күренә диепуйлаган башта. Аннары чынлыгына ышанган. –“Зират капкасына Нәгыймабыйны күтәреп керәләр иде, алар шунда ук тыныч кына очып китәбашладылар”- диеп сөйләде.
Бу хәл 1999 елның 2 октябрендә Шакир улы Нәгыйм абыйның вафат
булып якты дөнья белән саубуллашып гүр иясе булган көн иде. Нәгыйм абый
тормыш иптәше сатыйга апа белән 1948 елны гаилә корып җибәрәләр.
Берсеннән берсе матур тәртипле5 кыз үстерәләр. Алар бергә 51
ел бик матур, үрнәк гаилә булыпяшиләр.1999 елның 2 октяберендә
вафатбулаһәмЛесхозбистәсенеңискезиратындаҗирләнә.