Шакиров Нәҗип Нәгыйм улы 1931 нче елның 13 нче апрелендә Саба районы Олы Кибәче авылында Нәгыйм белән Фәхригаләм гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән. Әтиле бәхетле тормыш кечкенә Нәҗипкә бик аз гына эләгеп калган. Бөек Ватан сугышы башлангач , ирләрне сугышка ала башлаганнар. Алар арасында аның әтисе Нәгыйм Шакиров та булган. Тормыш иптәшен, 4 баласын калдырып , шул китүдән әтиләре кире әйләнеп кайта алмаган, хәбәрсез югалган. Ун яшьлек малай җилкәсенә сугыш елларының авыр йөге салынган. Әнисе Фәхригаләм авыл хатыннары белән иртәдән кичкә кадәр эштә булган. Кечкенә Нәҗипкә ике сеңлесен , тумыштан гарип абыйсын карау , йортны тәртиптә тоту йөкләнгән. Сугыш чоры авылы нинди авырлыкларны күрсә, бу гаиләгә дә шуларны кичерергә туры килгән. Ачлык - ялангачлык бер телим икмәкне 5 кә бүләргә мәҗбүр иткән. Юклык һәм тылдагы авырлык мәктәптә укуны дәвам итәргә мөмкинлек бирмәгән, Нәҗип бары тик башлангыч белем генә ала алган. Бу чорда авыл балаларына барлык авырлыкларга да түзәргә, олылар белән бергә иңгә-иң куеп явыз дошманга каршы көрәшергә, илне икмәк белән тәэмин итүдә көчләрен куярга туры килгән. Сугыштан соңгы елларда ятим гаиләгә бик җиңел булмаган.Үсмер егет әтисе тартасы йөкне тартырга алынган. Кибәче халкы шөгыльләнгән кап сугу һөнәренә күрше Түбән Саурыш кызы Фәхригаләм дә өйрәнгән. Улы Нәҗип аның төп ярдәмчесе, таянычы булган. Кышкы озын кичләрдә шушы авыр хезмәтне бергәләп башкарганнар. Бу елларда итекчеләр, йорттан йортка кереп , итек басып йөргәннәр.Саба районы Туктар авылыннан Аллаһияр бабай Нәҗипне үзенә ярдәмче итеп алган. Итек басу серләренә өйрәткән. Бу бик авыр хезмәт осталык һәм тырышлык сораган. Үҗәт малай барысына да түзгән , һөнәрченең һәр хәрәкәтен отып калырга, эшнең җаена өйрәнергә тырышкан. Итек басу гомерлек хезмәтенә әйләнгән , зур гаиләсен туйдырырга, тормыш алып барырга ярдәм иткән. Ул баскан итекләр бар яктан да аерылып торган. “Итекче Нәҗип” дигән исеме еракларга таралган. Совхозда төрле өлкәләрлә хезмәт куярга туры килгән. Дуңгызчылык фермасы төзелгәч, озак еллар ферманы су белән тәэмин итү өлкәсендә эшләгән. Лаеклы ялга шул хезмәтеннән киткән.