Шакирова Фатыйма Шигаповна 1928 нче елның 27 нче апрелендә Саба районы Мамалай авылында туа. 5 нче класста укыганда, әнисе бик нык авырый.Ул, әнисен саклап, укырга бара алмый. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа 13 яшь була. Сугыш башлану хәбәрен әнисеннән ишетә. Мәктәптә укулар тукталыла. Ир-атлар сугышка китү сәбәпле ат җигеп су ташырга, тирес түгәргә туры килә аңа. Әтисе бригадир була. Олы яшьтә булганлыктан, аны сугышка алмыйлар. Фатыйма апаның истә калган бер вакыйгасы: “Ат белән тирес түккәндә , ат сазга кереп батты да тормады. Әти ерактан безне күреп йөгереп килеп җитте. Ничек кенә тырышса да, атны саздан тартып чыгара алмады. Фәүзиянең атына утырып авылга кешеләрне чакырырга дип чабуы була, минем ат та аңа ияреп саздан чыгып чапты”, - дип искә алды. 1925 нче елгы абыйсы 17 яшендә сугышка китә һәм исән-сау әйләнеп кайта. “Шәмәрдәнгә вагонга агачлар төяргә йөрдек. Амбарда икмәкне чистартып, атка үзебез төяп, Шәмәрдәнгә озата идек. Урман кисүдә эшләдек. Утын ташырга атлар җитешмәгәч, 27 чанага өчәр метрлы агачлар төяп, кышкы суыкта ташыдык. Көне буе эштә булдым, ә төнлә нарядны документларга тутырып кәнсәгә тапшырырга әзерләдем “, - дип сөйләде Фатыйма апа. Сугыш чорында әтисе, әнисе, сеңлесе белән яшәгән. Ачлыктан бәрәңге, кузгалак, кәҗә сакалы, кычыткан саклап калган аларны. 1956 нчы елда Төбәк авылына килен булып төшә. “Сугыш хәсрәтен бөтен ил белән бергә күтәрдек. 32 яшендә Кибәче совхозында бухгалтер булып эшләгән улым Илһам авырып үлеп китте. Бала югалту хәсрәтеннән дә ачы хәсрәт юк икән, аңа түзүе иң авыры “, – ди Фатыйма апа.