Хәйретдинова Хәлимә Хәйретдин кызы 1928 нче елның 15 мартында Саба районы Олы Кибәче авылында туган.1935 нче елда Төбәк мәктәбенә укырга керә.Улвакытта укулар октябрь аенда гына башлана торган була.Төбәк җидееллык мәктәбен тәмамлый.
Сугыш башланган вакытта Хәлимә апа 7 класска күчкән була. 7 классны укып бетерергә насыйп булмый. Аларны инде чын эшче көч буларак куллана башлыйлар. Энеләре 4класс белем белән калалар. Яз-көз басу эшләрендә малайлар сука белән йөриләр. Бәхетләренә каршы алар сыерлы булалар. “Бакчабыз бик әйбәт иде, бәрәңге дә бик уңа иде. Шунлыктан без ач булмадык “,- дип искә ала Хәлимә апа.Әтиләре 1941 нче елның августында сугышка китә.Печән чапкан җирләреннән аларны авылга алып кайтып, җыенырга 2 сәгать вакыт биреп,алып чыгып китәләр.Шул китүдән( 9 кеше бергә киткән булалар) кире әйләнеп кайтмыйлар.Әтиләренең 1943 нче елда “Хәбәрсез югалды” дигән хәбәре килә. Билгеле инде,барлык эш хатын-кызлар җилкәсенә кала. Әнисе көне-төне эштә була.Хәлимә апага бала карауны тапшыралар.Ул күршеләрнең балаларын да карап тора.Ә инде көч җитә башлагач,өлкәннәр белән барлык эшләрдә катнаша башлый. Җәен печән җыю, печәннән соң урак башлана. Ясмык һәм борчакны урак белән ала торган булалар.Чалгы белән чабарга да өйрәнә Хәлимә апа.Норманы үтәүчеләргә 1 кг он бирә торган булалар. Хәлимә апа әнисенә булышып,көлтә җыя һәм чүмәлә сала торган була.Урак беткәч, носилка белән кибән итеп салдыра торган булалар. Әниләре белән ул да шунда эшли. 8 кешегә 1 ипи бүлеп бирә торган булалар.Бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы эшлиләр. Барганда чана белән барып,кайтканда салам төяп кайталар,аннан соң урман кисәргә җибәрә башлыйлар. 1пычкыга 6 кубометр утын кисәргә. Норма үтәлсә 600г ипи биргәннәр. Ашлыклар җыелып беткәнче басуда эшлиләр. Ә кышын, сугыш беткәнче, урман кисүдә йөри.Шәмәрдән урманында землянкада торып 200 ләп кеше урман кисүдә йөриләр. Соңрак бераз булса да җиңел булыр дип, фермага сарыклар карарга куялар.Анда да җиңел булмый: ат җигеп тирес тә түгәргә,корма да кертергә кирәк була.1945 нче елдан 1954 нче елга кадәр шул фермада эшләдем.1954 нче елда төбәк авылы егете Шакиров Шәяхмәт Шакир улы белән гаилә коралар. 6 бала тәрбияләп үстерәләр.Бүгенге көндә 5 баласы исән-сау.Хәлимә апа улы белән килене тәрбиясендә Төбәк авылында яши.