Туган көне, ае, елы: 01.07.1934.
Туган урыны: Саба районы Урта Нрты авылы.Яшәү урыны: Саба районы Олы Нырты авылы.
Сугыш башланган елны Наҗия апа 1нче класскаукырга керә. Кыш көне укыйлар, җәйгә чыккач басудаэшлиләр, сабан ашлыкларын утарга йөриләр.Колхоз бертелем ипи бирә торган булган,шуның белән көне буеэшләгәннәр.Әтиләре сугышта катнашмагач, аларга беряклап та ярдәмбулмый.Тормышлары бик авыр була. Әнисен төрле
эшләргә: урман кисәргә, окоп казырга, чуен юлы эшенэ җибәрәләр. Наҗия апа 5 сыйныф белем ала. 12 яшендә Завод-Ныртыдан почта алып кайтып
өләшә, кичен Урта Нырты авылы клубында мөдир вазыйфасын башкара. 14 яшендә фермага сыер савучы итеп куялар.10 ел буе 15 сыер сава Наҗия апа .
24 яшендә Олы Нырты авылының иң акыллы, иң чибәр егете Хариска кияүгә чыга.Харис абый белән 55 ел тигезлектә гомер кичерәләр. Өч ул һәм бер кыз үстерәләр.
- Хәзерге көндә 7 онык, 4 оныкчыгыбыз бар. Аллага шөкер, хәзер балаларым, оныкларым тәрбиясендә хөрмәттә, матур, мул, рәхәт тормышта яшим. Без сугыш чорында күргәннәрне, хәзерге сабыйларга күрергә ходай язмасын! - ди Наҗия апа.