1920 елның 7 февралендә Сабарайоны Тимершык авылында 6 нчы бала
булып туа. Аның бала чага туганавылында уза. 1931 елда аларның гаиләсе
һәм алар белән берничә дистә гаиләЛесхозга күченеп киләләр. Халык урман
кисү эшенә керешә. Әлбәттә, ул еллардабарысы да кулдан башкарыла. Эш
кораллары – балта да кул пычкысы.1937 елны Сатыйга апа берничә кыз
белән шоферлар курсын бетереп шофербулып эшли башлый.
Сугыш башланганда да ул рульартында була. Сугыш еллары бик авыр була. Сатыйга апа газогенераторныймашинада, чурка ягып Шәмәрдәнгә, Арчага кадәр урман чыгарган. Юлларбик начар, ярый әле такта юл бар. Янында яшь кенә үсмер кыз машинагачурка ягып бара.Җәйме, кышмы машина ватылса, беркемгә дә өметләнмичә аны төзәтепюлны дәвам итәсе бар.
Инде сугышка ирләр килеп беткәч чират яшь шофер кызларга да җитә.
Алар үз машиналары белән фронтка китәргә әзерләнәләр. Машинаның
төзеклелеген тикшереп, ремонтлап кына йөргәндә, сөенечле хәбәр килә:
“Немец гаскәрләрен тар-мар итеп Җиңү килә!”Сугыштан соң ул Лесхоз бистәсендә шофербулып эшләвен дәвам итә.1947 елны “Трансэнергокадры” курсларынбетереп, ул моторист булып эшли башлый. Лесхозга
электр уты җибәреп өйләргә яктылык бирә.1948 елны кияүгә чыга. Тормыш иптәшеНәгыйм абый белән менә дигән 5 кыз үстерәләр.Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен аны“Хезмәт ветераны”, “Тыл ветераны” исемнәре, “За
трудовую доблесть”, “Бөек җиңүгә 50 ел”, “Бөекҗиңүгә 55 ел”, “Ана даны” медальләре, күп кенәпочет грамоталары белән бүләкләнә.Ул 2002 елның 10 апрелендә бик озак авырыпятып (сугыш елларының кайтавазы) вафат була.
Лесхоз бистәсе иске зиратында җирләнә.