Әнием - 1931елның 25 мартында Юлбат авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Юлбатта башлангыч сыйныфта 4класс, Сатыш җидееллык мәктәбендә 7класс белем ала. Сатыш мәктәбенә укырга төшеп киткәнче, кул чанасы белән Йосыф-Алан урманыннан ягарга утын алып төшүләрен дә хәтерли. “Сугыш башланган” дигән яман хәбәрне әнисе Фәгыйлә басудан ишетеп кайта. Дөрес, алар гаиләсеннән сугышка чыгып китүче булмый, чөнки әтиләре Шәйхелислам өлкән яшьтә, ә абыйсы Мөбәрәкҗан 13 яшендә генә була. Әни хезмәт юлын колхозда бик яшьли башлап җибәрә. Юлбат амбарыннан (ул вакытта глубинка дип аталган) кечкенә янчыкка салынган чәчүлек орлыкның сыйфатын тикшертү өчен, Сабага лабораториягә алып менеп йөри. Соңыннан амбарга икмәк үлчәүче итеп тә куялар. Күрәсең, җиде класс белемем дә, эшкә таза булуым да ышаныч тудыргандыр дип искә ала ветеран. Яшь кызны өлкәннәргә ияртеп, Иштуган станциясенә вагон төяргә җибәргәннәр. Яшен белгәч, бу эшнең җитәкчесе, өстенә җаваплылык алудан куркып, кайтып китәргә куша. Авылга кайткач, колхоз рәисе яшен әйткән өчен ачулана, чөнки колхозның бик авыр еллары, бар хезмәт хатын-кыз, бала-чага җилкәсендә дип сөйләп китә. Эшче сорап, көн дә колхозларга наряд килә, үтәми кара, илгә хыянәтче дип, җитәкчеләрне хәзер җавапка тартачаклар. Өлкәннәр белән лобогрейкада эшләгән вакытлары да гел хәтерендә саклана аның. Басудан кайтмый эшләүләр, әниләрнең төенчеккә төйнәп ашарга алып килүләре дә онытылмый дип искә ала. Төнлә чүмәлә өстенә башны куеп, 2-3 сәгать йокы белән канәгатьләнергә туры килә ул вакытларда. Кыр эшләре беткәннән соң, колхоз идарәсендә хисапчыга ярдәмгә табельщик булып та эшли. Сугыштан соңгы елларның да бик авыр булуын искә ала әнием. Эш авыр, ачлы-туклы тамак белән үткән яшьлекләре кызганыч, әлбәттә. Аннан дуңгыз фермасына эшкә куялар. Дуңгызлардан бик курыкканга, алар янына кермичә, шуларны караучы өлкән яшьтәге хатын-кызларга олы чиләкләр белән апара ташырга ризалаша. 1950-54 нче еллар аралыгында авылдагы сельпо кибетенә сатучы булып керергә туры килә, чөнки анда эшләгән Сәйфуллин Мөхәммәткә армиягә китәргә повестка килгән була. 1953нче елда шушы авыл егете фронтовик Шакирҗанов Гайфетдин белән гаилә корып җибәрәләр. Өч ир бала (берсе сабый вакытта ук авырып үлеп китә) һәм бер кыз үстерәләр. Кызганычка каршы, кабат бала хәсрәте кичерергә туры килә аңа. 23 яшьлек улы Нәфыйк тракторы белән эш вакытында фаҗигагә очрап вафат була. Әнием 1970 нче елга хәтле колхозда эшли. Ә 1970 нче елдан лаеклы ялга чыкканчы Юлбат һәм Тенеки авылларында почтальон хезмәтен башкара. Ул вакыттагы газета-журналларның күплеген сөйләп бетерерлек түгел, ди. Һәр көн иңенә авыр сумка асып, ике авылны әйләнә. Шуның өстенә хат-открытка, йорт саен пенсия таратулар... Шулай да эшен җиренә җиткереп башкара, фотосурәте гел Почет тактасында булуы да шуңа дәлил. 1986 нчы елдан лаеклы ялга чыга. Тик менә тигез картлыкта яшәргә генә насыйп булмый шул: 62яшендә тол кала. Хөкүмәтебез тыл һәм сугыш ветераннарының ул авыр чорлардагы хезмәтен югары бәяләгән. Әни Россия Федерациясе Президенты Указы белән Бөек Җиңүнең 50, 60, 65, 70еллыгы юбилей медальләре белән бүләкләнә. 1993 елда “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.” медаленә лаек. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты исеменнән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 55 еллыгы хөрмәтенә Татарстан Республикасының истәлек билгесе белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә 85 яшен тутырган әниебез бөтен уңайлыклары булган йортта яши. Сугыш ветераннарының тол хатыннарына дәүләт салып биргән заманча, якты йорт ул. Балачагы, яшьлеге авыр сугыш елларына туры килсә дә, ветеран бүгенгесе өчен бик шөкер итеп, балалары, оныклары ихтирамын тоеп, тормышыннан бик риза, канәгать булып яши. Һәркөн илләребезгә иминлек, табыннарыбызга муллык, һәммә кешегә хәерле гомер теләп дога кыла. Туган нигезнең җылысын суытмыйча, безне көтеп алып, озатып калучы әниебез булганга, без бик бәхетле. Хәзерге вакытта Юлбат авылында яши.