Шарапов Мөкатдәс Хөсәенович
(1903 - 1968)
Сугышка 1941 нче елны алына. «За оборону Ленинграда» медале белән бүләкләнә. Яраланып, 1943 елда демобилизацияләнеп, авылга да кайтып тора, аннан читкә китә. 2 нче группа сугыш инвалиды. Баштан Әстерхан шәһәрендә яши, аннан Кыргызстанның Ош шәһәренә күченә, шунда җирләнә дә.
Бертуган энесе Яхъя (1910 е.т.) сугышта һәлак була.
Метрика язуында туган елы 12.12.1902 дип күрсәтелгән, Хөсәен Шәрәфетдин һәм Шәмсекамәр улы. Әнисе тумышы белән Уратма кызы. Хөсәен бабай 1870-1964 елларда яши.
Мөкатдәс бабайның беренче хатыны - Кәримова Миңнениса (1905-1930). Игезәк балалары яшьли үлә, үзе дә баладан вафат була. Кызы Зәйнәп Якупова (1927 е.т.) Әстерханда яши.
2 нче хатыны - Гөлнәфига Нурмөхәммәт кызы белән Ош шәһәренә күченәләр. 1936 елда Луида исемле кызлары туа.
Луида Татарстанга, Лениногорск шәһәренә кайтып урнаша.