Шавалиев Акрам Бари улы 1925 елның 28 апрелендә Өбрә авылында туа. Башлангыч белемне Өбрәдә ала. Әлдермештә алты сыйныф бетерә. Сугыш башланганда Красноярск олкәсендә була. 1942 елның 16 декаберендә фронтка китә. Башта кече командирлар хәзерли торган махсус полкта була. Калиниский һәм III Белорусский фронтларда сугыша. Минск, Борисово, Вильнюс, Мариуполь һәм башка вак шәһәрләрне азат итүдә катнаша. 1943 елның сентябереннән башлап Калиниский фронтта 26-нчы дивизиянең 77 укчы полкында составында сугыша.
Сержант Шавалиев 1943 елның январеннән 1944 елның мартына кадәр III Белорусский фронтта Кененсберг юнәлешендә һәм Көнчыгыш Пруссиядә сугыша. 5-нче отдельный батальонда разведчик, отделение командиры була.
Неман һәм Березина елгаларын кичүдә катнаша.
1944 елны ике “За отвагу” медале белән бүләкләнә. 1944 елның 19 октяберендә Кененсберг шәһәре астында каты яралана. Горьковск өлкәсенең Арзамас станциясендә алты ай госпитальда ята. 1945 елныә мартында туган авылына кайта, “Тырыш” колхозында бригадир булып эшли. 1989 елда вафат була, Өбрә авылында җирләнә.