1926 елның 28 февралендә элеккеге Дөбьяз, хәзерге Биектау районы, Таршна авылында икенче бала булып туа. Авыл мәктәбендә 6 класс белем ала. Аннары колхозда эшләп хезмәт юлын башлый.
15 яшендә Бөек Ватан сугышы башлана. “Бик авыр еллар булды, - дип сөйли Фәймә апа,- ач-ялангач яшәдек, акча булмады, булган икмәкне сугышка озаттылар”. Шул ук елны Фәймәнең абыйсы үлеп китә һәм ул гаиләдә олы бала булып кала.
Туган авылыннан 15 километр ераклыкка барып, торф кискәннәр. “Һәркөн үтәргә норма бирәләр иде, - дип искә ала Фәймә апа, - норманы тутырсаң паёк бирәләр. Паёк алырга тырышып эшләдек; өлешемне алгач, җәяү авылыма туганнарым янына кайта идем, икенче көн иртүк тагын эшкә китә идем.
Кыш көне урман кисүдә, җәй буе кырда эшләүдә, колхознын һәрбер авыр эшендә дә катнаша Фәймә апа.
Сугыш беткәннән соң да Фәймә апа колхозда эшли. Мисбах абый белән Фәймә апаның 1950 елда Халидә исемле бердәнбер кызлары туа.
1962 елдан башлап 21 ел хастаханәдә санитарка булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Эшләгән чорда гадел, үз-үзенә таләпчән, бик эшчән, тырыш, туган җанлылыгы белән купләрнең кунеленә кереп калган.
Фәймә апа – тыл ветераны. Хезмәт кенәгәсендә эшләгәндәге унышлары өчен бирелгән бик куп мактау язмалары, медальләре бар.
Хәзерге көндә Фәймә апа кызы Мубаракзянова Халидә тәрбиясендә яши. “Бәхетле картлык кичерәм, бик зур рәхмәт кызыма” – дип, күз яшьләре аша рәхмәт укыды Фәймә апа. Ике оныгы бар: Айдар – ЦРБ, ашыгыч ярдәм машинасында хезмәт куя, Айрат – ИП “Ильфани”да консультант булып эшли. Оныкчыклары үсеп килә.
Истәлек өчен материалны башлангыч сыйныфлар укытучысы Ибраһимова Нурфия Фәсхетдин кызы туплады.