Шиһабетдинов Сәләхетдин Шиһабетдин улы
Шиһабетдинов Сәләхетдин Шиһабетдин улы 1907 елның 10 октябрендә Морт авылында туа. Бик яшьли хезмәткә бирелә. Ул 1929-1938 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә. Хәрби хезмәттән соң Мортка кайтып, төрле җаваплы эшләрдә эшли. Сугыш башлангач, Сәләхетдин кулына корал алып, илне сакларга китә. Калинин һәм Белоруссия фронтларында сугышларда катнаша. 17 нче укчы гвардия дивизиясенең 43 нче укчы полкында взвод командиры була. Вильнюс, Минск, Бобруйск шәһәрләрен азат итү сугышларында катнаша. Яраланып, госпитальдә дәвалана. Сугыштагы батырлыклары өчен Сәләхетдин Шиһабетдин улы I һәм I I нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. 1944 елның декабрендә хәрби хезмәткә яраксыз булып, Алабугага кайта, төрле җаваплы эшләрдә эшли. 1995 елның 15 ноябрендә Сәләхетдин Шиһабетдин улы дөнья куя. Шәһәрдә аның якты эзләре әле дә саклана.
Материал автор Д. Каюмованың “Халык хәтерендә мәңгегә” китабы буенча әзерләнде.