Олы Нырты авылында 1928 нче елның 25 нче ноябрендә туган. “22 нче июнь 1941 нче ел. Урамны яңгыратып тревога сугыш башланганны белдертте. Ир-ат, хатын-кызларны клубка җыйдылар. Без, балаларда, клуб каршына җыелыштык. Әһәм исемле 1921 нче елгы егет “безнедә алырлар инде бу сугышка”, дигән иде, сугышка киткән көе әйләнеп кайтмады.
Клубтан таралыштылар. Кайберәүләр өйләренә кайтып, юк-бар нәрсәне алып сугышка китеп тә бардылар. Икенче, өченче һәм башка көннәрдә авыл совтында дежур торучылар военкомат чакырган кешеләрне басуга менеп алып, сугышка озаттылар. Күбесе әйләнеп кайта алмады, сугыш кырында ятып калдылыр.Сугыш башланганда мин 4 нче класста укый идем. 1924 – 1927 нче елгы егетләр белән тырмага чыгып китеп, пар җирләрен сөрергә тотындык. Икмәк өлгергәч, көндез башка эштә, ә төнлә басудан сугу өчен урган көлтәләрне ат барында ат белән, атлар йөри алмый башлагач, үгезләр белән төяп ташый идек, суккан икмәкне хөкүмәткә алып бардылар, симәнәгә генә калдырып чыгарып бетерделәр.Без Шәмәрдәнгә икмәк алып барганда Килдебәккә кереп бер бабай белән әбидә куна идек. 60-70 килолы капчыкларны биек трапптан менеп элеваторга бушата идек.Мин укырга эш беткәч кенә бардым, ноябрь, декабрь айларында. Югары басу дип, майор урманы янындарак, конюшня ише бер кечкенә генә атлар торагы, су алырга коесы да бар иде. Без салкын, агачтан корган, чыбыклар, печән белән каплаган шалашта туңып ята идек. Чөнки кайтып йөрергә ерак, атларда үзебездә бераз ял итеп ала идек. Анда безгә бер апа, аскан казан астына ягып, ашарга әзерләде.Шулай эшләп йөреп, сугышны уздырып җибәрдек. Мин 1949 нчы елда Чебоксарга барып трактористлар курсында укып, 1 нче класс права алып кайтып, тракторда эшләдем. 1950 нче елда армиягә китеп Себердә 4 елга якын хезмәт итеп кайттым. Арча районы Үрнәккә китеп тагын 6 ай укып 2 нче класслы права алдым. Ике ел тракторда эшләдем. 1955 нче елга кадәр трактор бригадиры булып эшләп, 1956 нчы елда агрономлыкка укыдым. 1955 нче елда Гизелбанатка өйләндем. Өч ул, бер кыз бала тәрбияләдек. Агроном, экономист булып эшләдем, лаеклы ялга чыктым. Хәзер кече улым Илфат, киленем Гөлнара, оныкларым белән яшим. Иптәшемне 1989 нчы елда җирләдем.Сугыш елларында “Чулпан” колхозында эшли. “1941-1945 нче елдагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәте өчен”медале белән бүләкләнә (№ 325577 от 28.09.1948)