“1941 нче ел сугыш башланды... Ирләр сугышка китте, бөтен кыр эше хатын- кызларга калды. Наҗиянең әнисен окоп казырга җибәрделәр, миңа 15 яшь яңа тулган иде, почта йөртергә куйдылар. Хезмәт хакы 0,50 хезмәт көне. Әни мине яз көне суга агарсың дип, Завод-Ныртыга почтага төшермичә, үзе барган иде таллыкта суга батып, шул вакытта үпкәсенә салкын тидереп, 2 ел авыртып 5ай урын өстендә ятып үлде. 1943 нче елның декабре иде.
1942 нче елның март башы. Безне Минһаҗетдин абый (карлыган әбинең улы), Зәйтүнә апа (Ш. Юсупның әбисе), Мәсрүрә түти (Гафур абыйның түтие), мине, дүртебезне Агрызга җибәрделәр.
Мин авылның түбән очында иртә белән кешегә эшкә әйтеп йөргән җиремнән Нургали (Мәснәвинең әтисе) председатель иде, чакырып алып "Зәйнәб сине Әгерҗегә җибәрмичә булмый инде, Фәтхияне МТС җибәрми аның күтүмкәсе белән китәргә туры килә" дип өйгә кайтарып җибәрде. Әтидә әҗәл чире иде инде. Әти түшәктән башында калкыта алмаган көе" Кызым бәхил бул, син кайтканчы яши алмам" дип елап калды. Атлы чанага бер чана ат курмысы төяп, без юлга чыгып киттек.Фәтхиянең капчык төбендә колхоз биргән 8 кг. борчак оны, бер чиләк бәрәңге, бер пар чабата бар иде. Өйдән алырга бер нәрсә юк. Без В. Поляна, Кизнирлар аша 7 көн җәяү Әгерҗегә барып җиттек. Квартирга кергәч көндездә, төнләдә бер стакан самавырдан аккан суга борчак онын тугылап ашыйбыз.
Әгерҗедән безне Иж-Бубый дигән бер зур авылга җибәрделәр, бөтен Саба районы шул авылда иде. Өч көн торгач халыкны кире кайтарып җибәрделәр. Чөнки без тимер юл салырга җибәрелгәнбез икән. Юл саласы урын су баса торган урын булган.
Без тагын юлга чыктык, Чабаталар тишелде, өстә иске бишмәт, ашарга такы-токы, тагын 6 көн кайттык.Атыбыз арый, ашарына юк, бер мәртәбә дә атка утырмадык. Чыгып киткәнебезгә 16 көн дигәндә өйгә кайтып кердек.Әти исән, хәл эчендә ята. Кайтып бер атна өйдә тора алмадык, тагын шушы хатын- кыз, дүртенчебез Рәсүләнең әнисе Рабига түти, (теге бандит булып йөргән) Мифтах абый Сәрдә кордонына агач кисеп чыгарырга киттек. Яз белән урманга керәбез, чабата тишелә, билдән урманда су ерып оекбаш белән урманнан чыгабыз. Мин Сәрдәдән кайтып бер генә кич кунган идем, 1942 нче елның 13 нче апрелендә әти үлде. Әтине җирләдек, әни урын өстендә ята.
1942 нче елның августында мине авыл советына секретарь итеп куйдылар. Бер нәрсә белмим, көн саен ирләрне сугышка озатасы. Армиягә китәсе яшьләрне секретарь алып барырга тиеш иде. Сабага гел җәяү йөрисе. Атлар арык, ашатырга юк. Халыктан заем, налоглар, лотореялар җыю минем өстә..1943 нче елның декабрендә әнине җирләдек, ашарга юк, әнинең биктә ит ашыйсы килде. Язлы Арташ фермасында бозауларны үлгәндә генә суялар иде. Түти шул итне алып кайтып пешерә иде, әнине түти карады. Урта Ныртыдан Ныртыга эшкә язгы суларны чабата белән ерып төшә идем, аяк юеш, кәнсәләр суык, көне буе туңып утыра идем. Ашарга кычыткан суы, бәрәңгене әрчемичә генә сала идек.Хезмәт хакы бик аз, айга 160 сум гына иде. Ә базарда онның бәясе 3000 сум иде. Тозны стакан белән саталар иде.
1945 нче елның май аенда авыл советы эшен ташлап МТС ка учетчик булып кердем, икмәге булмасмы дип.”