Шәрәфеева Халидә Хөснетдин кызы 1935 нче елның 1 нче гыйнварында Лаеш районы Хәерби авылында туган. Әтисе Шәрәф, әнисе Фатиха исемле булган. Гаиләдә алар 9 кыз, 1 малай булганнар. 3 кыз, 1 малай, авырып, кечкенә вакытта ук үлгәннәр. Исән калган Сәлимә, Әминә, Хәбирә, Сабира, Тәскирә исемле туганнарымны еш искә алам”,- ди Халидә апа.
Мәктәптә 7 класс белем алган. “Сиби Хәтирә апа укытты, читтән дә килеп укыталар иде. Ләкин мин укуны бер дә яратмадым. Ә эш дигәндә атлыгып тордым”, - ди Халидә апа. Мәктәпне тәмамлау белән ,бакчага эшкә чыккан. Кәбестә, суган, чернушка утыртканнар. Бөтен эшне кул көче белән башкарганнар. Көянтә- чиләк белән Кайнывактан су ташып су сипкәннәр. Гомере буе шунда эшләп лаеклы ялга чыккан. “12 шәр түтәл чернушканы тезләнеп утаганныкы хәзер дә тезләр бик сызлый. Әле без аны Киндерлегә үзебез алып барып сдавать итә идек”,- ди Халидә апа.
Әтиләре Шәрәф абый сугышка киткәч, бик тә авыр еллар башланган. Сугыш беткәч, әтиләре исән- сау туган якларга әйләнеп кайткан.
Халидә апа Мансур исемле кешегә кияүгә чыккан,ләкин тормышлары барып чыкмаган. Хәзерге көндә ул берүзе яши. Туган- тумачалары гел кайтып хәлен белеп торалар. Халидә апа олы булуына карамастан йорт эшләрен, бакча эшләрен дә үзе башкара. Һәр көн күрше тирә балаларын юлга чыгып матур сүзләр белән мәктәпкә озата, изге теләкләр тели ул.