1927 нче елның 23 нче мартында Арча районы Югары Курса авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә 8 бала үсәләр. 1935 нче елны авыл мәктәбенә укырга керә. Мәктәптә укыган вакытта ук колхозга эшкә йөргәннәр, кышкы суыкларда молотилкада көлтә сукканнар, җәй көннәрендә нинди эш бар шуны башкарганнар. Кушкан бер эштән дә калмаганнар, эшләгәннәр. Басуга эшкә барган өчен аз гына икмәк биргәннәр.
Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиләрен сугышка алалар. Әнисе берсенән-берсе кечкенә 8 бала белән берүзе кала, апалары Кафия укытучы булып эшли башлый. Бик авыр заманнар башлана. Әтиләрен сугышка алган көнне сыерлары үлә. Кечкенә энесе әтисенең туганы белән көтү көтәргә алына. Көтү көткән өчен бер кечкенә бозау бирәләр, шуны үстереп сыер итеп тоталар. Әниләре шәл бәйләп азрак акча эшли ала.
Әтиләре кайткач, тормыш алып баруы бераз җиңеләя. Гарип абый дин ягыннан укымышлы, дөньяви фәннәр белән таныш була. Кайткач колхозда бригадир булып хезмәт итә.
1942 нче елны Рауза Арча педучилищесына укырга керә. Әнисе Гарип абыйның солдат шинеленнән пәлтә тектереп, шуны Раузага киертеп, Арчага укырга җибәрә. Ул Байкиев, М.Мәһдиевлар бергә укый. Атна саен җәяүләп авылга кайтып йөргәннәр. Аякларында чабата, өсләренә кияргә юньле киемнәре булмаган. Кышкы суыкларда, язгы- көзге пычракларда йөрү бик авыр булган. Шулай атна ахырында, дәрестән соң кайтып барганда аларның каршысына ач бүреләр килеп чыга. Бүрене куркытыр өчен, өйләреннән ашарга алып йөри торган тимер тәлинкәне кагалар. Ул тәлинкә кага-кага бер калай кисәгенә әйләнеп кала.
Педучилищеда укыган вакытта мәктәпләргә укытучылар җитмәгәч, Раузаны Саба районы Түбән Симет мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгеләр. 1 нче сыйныфта 38 бала. Рауза балаларны бик ярата, дәресләрне кызыклы, мавыктыргыч итеп алып бара. Дәресләрендә чебен ачкан тавыш та булмый. Рауза апа мәктәптән тыш җәмагать эшлрендә дә актив катнаша. Дәресләрдән кайткач, балалар белән басуга эшкә чагалар, укытучылар белән төннәрен кибәннәр җыярга, көлтә сугарга йөриләр. Стена газеталары чыгаручы, агитатор, алыштыргысыз протокол язучы була ул. Сайлайларда катнаша.
Ире Габдерахман Бөек Ватан сугышы ветераны, 17 яшендә армиягә китә, сугыш белән Германиягә кадәр бара. Варшава, Берлин шәһәрләрендә була. Сугыштан кайткач, танышып, 6 ел кыз белән егет булып йөреп, гаилә коралар. 3 кыз, 1 малай тәрбиялиләр. Иптәше колхозда инженер-механик, тракторист, бригадир булып эшли. 1977 нче елда 53 яшендә вафат була. “Ачлы – туклы яшәмәдек, эшләгәнебез үзебезгә җитеп барды, колхозчыларга хезмәт хакын ашлыклата түлиләр иде. Ул заманның иң бай, иң хәлле кешеләре тракторист, я шофёр иде”, - дип искә ала ул заманнарны Рауза апа.
Тора – бара мәктәпләрдә балалар кими, укытучылар башка мәктәпләргә күченә. 3 кенә бала калгач, мәктәпне ябалар. “Мәктәптә бик яратып эшләдем, туйганчы укыта гына алмадым”, - дип сөйли Рауза апа, уфтанып. Мәктәп ябылгач, Симет авылында клуб мөдире булып эшләгән. Ул вакытларда клубка кеше күп йөргән, төрле концерт – кичәләр оештырганнар, бәйрәмнәр күңелле узган. Клубта эшләми башлагач, колхозда төрле эшләр башкарган.
2010 нчы елдан кызы Мәрзия белән Сабада яши. 6 оныгы, 5 оныкчыгы бар.
“За доблестный труд в Веливой Отечественной войне 1941-1945 гг..”, “Хезмәт ветераны” һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.