Шәрәфиева Шәмсурый Вәлиәхмәт кызы 1912 нче елда Саба районы Янбай авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган.Яшьлегендә авылларының абыстае Мәхрикәәбигә йөреп дини белем ала.Нинди авыр елларда да 5 вакыт намаз һәм уразаны калдырмаска тырышкан.Үсеп җиткәч “Янбай” колхозында төрле эшләрдә катнаша.1937 нче елда Шәрәфиев Хәбибрахман Шәрәфет- дин улы белән гаилә коралар.1937-41нче еллар эчендә 4 балалары дөньяга килә.Икесе бик яшьли үлә.Тормыш иптәше Хәбибрахман 1941 нче елның сентябрь аенда сугышка алына һәм аның Смоленскига барабыз дигән 1 хаты килә.1942 нче елда “Хәбәрсез югалды” дигән хәбәре килә. Шәмсурый апа тормышның барлык авырлыкларын да үз җилкәсендә күтәрә. «Интерноционал» колхозы колхозчысы буларак урман кисүләр, Шәмәрдәннән тартып цемент ташулар да алар җилкәсендә була.Язгы чәчү,урып –җыю чорларында иртә таңнан караңгы төшкәнче басуда булалар.Колхоз хезмәт көненә граммнар белән генә түләсә дә, налог,заемнарны,ит, сөт,йомырка йөкләмәләрен үтәп барасы була.1967 нче елга кадәр колхозда эшләп пенсиягә чыга.Пенсиягә чыккач оныклар үстерешеп, килене һәм улы тәрбиясендә гомер итә.”Бөек Ватан сугышы елларында Германияне җиңүдәге хезмәтләре” өчен медале,Бөек Җиңүнең 30,40,50 еллыклары уңаеннан юбилей медальләре белән бүләкләнә.2003 нче елның июнь аенда бакыйлыкка күчә. Олы Кибәче авылында җирләнгән.