Шәрифуллина Зәйнәп Яһүдә кызы 1929 нчы елның 15 нче сентябрендә Олы Кибәче авылында гаиләдә 2 нче бала булып дөньяга килә. Тау башында урнашкан мәктәптә башлангыч белем ала . Алар гаиләдә 4 бала үскәннәр.
Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа 12 яшь була. Халык өчен авыр көннәр башлана. “Тормышлар авыр иде без үскәндә, ашарга, кияргә булмады”,- ди Зәйнәп әби. “Бәхетле балачак” төшенчәсе ул елларда туган балаларга ят нәрсә булган. Авылда бөтен эшләрне башкару хатын-кызлар һәм яшүсмерләр өстенә төшә. Яшь булуына да карамастан, сугыш вакытында колхозда эшләгән, сугышчыларга оекбашлар бәйләгән. Мәскәү артына торф чыгарырга барган, Сабабаш урманында утын кискән, Иштуганда вагон төягән. Әтисе сугышта катнаша.”Хатлар килә иде. Бик зур сугышка керәбез, - дип язуын искә ала ул. Әтиләре пленга эләгә, кире әйләнеп кайтмый.
Төбәк басуында Шәмсенур исемле иптәше белән чәчү чәчеп ятканда, бер атлы кеше сугыш беткәнен хәбәр итә. Бу сүзне ишеткәч, кочаклашып елашалар. Башкаларның әтиләре исән кайтканда, сыкранып: ” Их, минем әтием дә исән булсын иде!” - дип елаган вакытлары күп була аның. Ләкин кайгыларга бирешми.
1958 нче елда Кибәче егете - Шарифуллин Исрафил белән тормыш корып җибәрәләр. 2 кыз, 1 ул тәрбияләп үстерәләр. 2012 нче елда ире Исрафил үлә.
Зөйнәп апа хәзерге вакытта Олы Кибәче авылында улы Исмәгыйль тәрбиясендә яши.