«Мин үзем 1930 елда туганмын. Сугыш башланганда, 10 яшьлек малай идем.Әтием сугыш башланган көнне үк фронтка китте. Аның юлда язган бер хаты килде. Бомба яңгыры астында барганлыклары, бик кыен булуы турында язган иде. Китеп , бер ай булганда , хәбәрсез югалуы турында хат килеп төште. Әни кулында без 3 ятим бала калдык. Әниемнең дә сугыш вакытында эшләгән эшләрен санап бетерерлек түгел. Безне ач итмәс өчен , әтидән калган итек, өс киемнәрен 100 чакрым ераклыктагы авылларга кадәр алып барып онга алыштырып кайта иде.Ул киткәндә без 3 сабыйга чынаяк тәлинкәсе белән үлчәп он калдыра иде. Шул онны суга болгатып , шулпа ясап эчә идек. Әни 3 көннән соң әйләнеп кайта , аның кайткан көне бәйрәмгә тиң иде. Әтинең хәбәрсез югалуы турында хат килгән көнне әни миңа: ”Улым, сыерны бетермибез, хәер сорашырга чыкмыйбыз. Бар көчебезне куеп , тырышып эшлибез . Хезмәтнең авыры синең җилкәдә.Укый алмассың инде “, -диде. Менә шул көннән башлап, ягъни 1941 елдан 1992 нче елга кадәр хезмәт куйдым. Төнлә ат көтүе көттем, үгез җигеп, төрле авыр эшләрдә эшләдем. Уборка башлангач, молотилкада җигелгән атларны кууда эшләдем. Урманнан агач чыгаруда да катнашырга туры килде. 1952 елда армия сафларына алдылар. 3 ел Хабаровскида хезмәт итеп , 1955 елда авылга кайттым. Туган совхозымда завсклад булып эшкә урнаштым. Совхозлашкач, 34 ел тракторист булып эшләдем. Авылның электригы булып та торырга туры килде. Дизель-54 тракторында Шәмәрдәннән ягулык ташыдым. Юл ераклыгы - 60 чакрым. Айга 18 әр мәртәбә барырга туры килә иде. Аннан соң звеновод булдым. 7 ел Белорусь тракторында бәрәңге үстерү звеносында эшләдем. Һәр елны районда беренче урында булдым. Һәр гектардан 198-202 шәр центнер уңыш ала идек. Районда үткәрелгән җыелышларда “Лучший звеновод “ исеме белән бүләкләделәр. 1955 елда өйләндем. 4 балабыз булды. Барысы да акыллы, инсафлы, шәфкатьлеләр. Югары белем алдылар. Инде менә иптәшем Суфия белән яши башлавыбызга да 60 ел булган.Тормышта авырлыклар күп күрергә туры килде. Шулай да язмышымнан бик канәгатьмен. Без күргән хәсрәтләрне балаларга, оныкларга күрергә язмасын иде дип телим.”