Шәяхмәтов Әсхәт Хафиз улы 1925 елның 17 мартында Яңа Баллыкул авылында туган.
“Яңа Баллыкул” колхозында эшләгәндә 1942 елның гыйнваренда фронтка мобилизацияләнә. Әмма аңа фронтка озатылганчы Суслонгер фаҗигасен кичерергә килэ. Биредә алар юеш, салкын землянкада яшиләр, уникешәр сәгать урман кисү эше, өстәвенә ачлык. Мобилизацияләнүчеләрнең шактые шунда ук үлеп кала.
1942 елның апреленнән Әсхәт 137 нче укчы полк составында 2 нче Украина фронтында. Беренче сугышчан тәҗрибәне Чернигов шәhәре янында Висланы кичкәндә ала. Биредә күпер шартлатылган, елганы көймәләрдә, төрле җайланмаларда кичәләр. Бик күп сугышчылар, атлар батып үлә.
Чехославакия-Польша чигендәге сугышларда каты яралана.
1944 елның декабрендә икенче группа инвалид халәтендә демобилизацияләнә.
Туган авылында шактый еллар бригадир булып эшли.
“Ватан өчен!”китабыннан, 2005 ел.