Шәйдуллин Шакир Хәбибулла улы.
20.02.1930 - 11.01.1997
Әлки районы Чуаш Кичүе авылында ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы елларында ана бары ун яшь була. Олырак ике абыйсы белән кырда эшли. Яшь булуына карамастан, ул эштән курыкмыйча олы яшьтәге бабайлар белән аркан ишкән, мунчала бәйләгән. Ат җигәргә буе җитмәгәч, ящик өстенә басып атны җигә торган булган. Өендә исәнсез әтисе, бала имезүче әнисе, ике сеңлесен булган, аларны ашатырга кирәк булган. Сугыштан соң сыер фермасында скотник булып эшләгән.
Пенсия яшенә кадәр “Энергетик” совхозында скотник булып эшләгән. Тормыш иптәше Рәхимә белән ике малай һәм ике кыз үстергәннәр.
(Чуаш Кичүе авыл җирлеге хезмәткәрләре материалы).