1929 елның 29 октябренда Мәртен авылында туган. Гаиләдә 5 бала булган. Белеме - 3 класс. Сугыш башланган дигән хәбәрне әнисеннән ишеткән. Сугышка беренче елны ук олы абыйсы киткән һәм шул елны һәлак тә булган. “Сугыш беткән дигән хәбәрне радиодан ишеттек,” - дип сөйли Сәкина апа. 12 яшеннән урман кискән, вагон төягән, кыр эшләрендә эшләгән. 24 яшендә Юлбат авылы егете Шәйхелисламов Мөбәрәкҗан абый белән гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта төпчек улы Рузит белән гомер итә. Сәкинә апа гомер буе “Искра” колхозында эшләде. Колгозга куйган тырыш хезмәтләре өчен авыл һәм район почет тактасыннан карточкасы төшмәде. Сәкинә апа - дәүләт өчен зур хезмәт куйган шәхес. Тыл ветераны. 1993 елда “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен” медале, Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 еллык юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хәзерге вакытта илебезгә тынычлык теләп, 5 вакыт намазын калдырмый, тыныч кына гомер итә. Юлбат авылында яши.