Шәйхетдинов Фәсах 1906 нчы елда Югары Әлки авылында туган. 1935-40 нчы елларда МТС та комбайнчы булып эшләгән.
1941 нче елда сугышка киткән. Анда ул зенитчылар артиллериясендә хезмәт итә. 1943 нче елда каты яраланып , Брянскида кыр госпиталендә дәвала-нып чыккач, сугыш юлын дәвам итә. Ул, Латвия, Литва, Эстония, Румыния, Украина шәһәрләрен немец фашистларыннан азат итеп, 1946 нчы елда туган авылына әйләнеп кайта. Озак еллар Югары Әлки авылында яшәгән.