Шәйхетдинова (Хаҗиева) Минҗиһан Шәйхетдин кызы 1932нче елның 1 мартында Курсабаш авылында колхозчы гаиләсендә туа.Аның әтисе Шәйхетди, әнисе – Мәйсүфә исемле була.
Минҗиһан апа башлангыч белемне Курсабаш мәктәбендә ала: 1939нчы елда ул беренче сыйныфка укырга керә һәм 7нче сыйныфка кадәр шунда укый.
1945нче елда ул мәктәптә укуны бетерә һәм бүтән укуын дәвам итә алмый. Соңрак колхозга эшкә керә.
Аңа 15 яшь булганда, ул инде эшли башлый. Күбрәк авыр хезмәт башкарган: тимер юлда эшләгән, вагон бушаткан, таш юллар салган... Аннары кире авыл хуҗалыгында эшли башлаган.
Барлык хезмәтләре өчен ул медальләр белән бүләкләнгән: 50,60,65,70 еллардагы “Победитель Социалистического соревнования”, 1977-79, 80нче елларда алынган медальлләре бар.
Минҗиһан апага шулай ук 6.07.1988 нче елда ветеран исеме бирелә. Сугыш елындагы хезмәте өчен 14.09.2009 нчы елда “Батыр хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.