Шәйморзин Корбангали Шәйморза улы Татарстан Республикасы (элеккеге Яңа Чүриле районы Арча кантоны) хәзерге Саба районы Түбән Утар авылында 1930нчы елның 2нче маенда туа.Гаиләдә бишенче бала була. Әтисе- Шәйморза, әнисе- Зәкия икесе дә күмәк хуҗалыкта төрле эшләрдә эшлиләр. Балачагы авыр елларга туры килә, күп балалы гаиләдә кием –салым да, ашарга ризык та булмый. 7-8 яшьләрдә үк чабата үргән, күн итек теккән, колхозда көтү көткән. 1938нче елда башлангыч мәктәпкә укырга керә. Аннары хәзерге Югары Утар балалар йорты урынында урнашкан ТБУМ-җидееллык мәктәпкә укырга менә, барысы 7 класс белем ала. 13-14 яшьләрдә үк ныклап эшли башлый: сука сукаларга, урман чыгарырга йөри. 1945нче елда яхшы эшләгәне өчен “За доблестный труд” медале белән бүләкләнә. 1948-1949 нчы елларда колхозда бригадир булып эшли. 1950-1955нче елларда армиягә китә, Хәрби Диңгез Флотында хезмәт иткән. Барысы 4елда 6ай хезмәт итеп, туган авылына кайта. “Победа” колхозына эшкә урнаша. 1955-1959нчы еларда төрле төзелешләрдә намуслы хезмәт куя, 25ел старший бригадир була, кайда гына эшләсә дә эшне җиренә җиткереп үти, ударниклар сафында йөри. “Хезмәт ветераны” исеме бирелә.2010нчы елда Бөек Ватан сугышының тыл ветераны исеме бирелә. Сугыш чорында күрсәткән хезмәтләре өчен Җиңүнең 30,40,50,60,65,70 еллыгы медальләре белән бүләкләнә.Тормыш иптәше Зөлфирә апа белән 6бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә кызы Әлфинур тәрбиясендә.