Сибатов Рагиб Сахип улы 1933 елның 18 октябрендә Әлки районы Иске Чаллы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1941 елны 1 сыйныфка укырга кереп 1951 елны Алпар урта мәктәбен,1954 елда Казан авыл хуҗалыгы институтына кереп инженер механик факультетын тәмамлый. Бер ел Алексеевск районының «Левашево» совхозында инженер, аннан соң мастерской мөдире булып эшли. Аннан соң Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбендә, 1964 елдан Иске Чаллы урта мәктәбендә физика, математика фәннәрен укытып 1993 елны пенсиягэ китә. Хатыны Көлемсәр апа белән ике малай үстереп, аларга югары белем алырга ярдәм иткәннәр. 1973 елны "Отличник народного просвещения",1984 елны "Отличник просвещения СССР",1999 елны - ветеран труда дигән мактаулы исемнәр белән бүләкләнгән.
(Материалны Иске Чаллы авыл советы әзерләде).