Тулы исеме - Сираева Сафия Ярмѳхәммәтовна (кыз чагы фамилиясе – Ярмѳхәммәтова).
1928 нче елныӊ 27 августында Саба районы Ике басу Арташ авылында доньяга килә. Гаиләдә 7 нче бала булып туа, 6 малайга 1 кыз.
Сугыш башланганда Сафия апага 13 яшь була. Әтисен сугышка алып китәләр, ул окопта эшләп исән кайта, ләкин бик каты авырта. Ул вакытларда әнисе колхозда ипи пешеруче булып эшли.
Сафия апа тылда колхозда эшли. Гел беренчелекне ала торган була. 1941-1945 елларда сугыш вакытында эшләгән ѳчен медаль белән буләкләнә. Сафия апаныӊ 2 абыйсы сугышта вафат була, 1 абыйсы исән кайта. Тагын 1 абыйсы Япон сугышында катнаша.
Сугыш беткәннән сон Сафия апа колхозда эшләвен дәвам итә. 1951-1952 елларда Чиләбегә барып, пичник янында подсобник булып эшли.
1953 елда Имамѳтдин исемле егеткә тормышка чыга. Башта авылда торганнар, аннары Лесхозга кученеп китәләр. Лесхозда станокка эшкэ керә. Бер-бер артлы 4 бала алып кайта (3 малай 1 кыз). Бер малае армияда вафат була.
Лесхозда куп еллар эшләгән ѳчен «Ветеран труда» дигән медаль белән буләклиләр.
Сираева Сафия Ярмѳхәммәтовна 1983 елда лаеклы ялга чыга. Хәзерге вакытта Саба районы Байлар Сабасында кызы Рузалия карамагында яши.