1924 елның 11 апрелендә Арча районы Бирәзә Башы авылында ике
балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. 1941 елның сентябрендә
Лесхозга килеп яши башлый. Башта конторада өйрәнчек булып эшли,
соңыннан ашханә буфетында сатучы булып эшли. Шул вакытта алар окоп
казырга да йориләр.Эшләү дәверендә үзен гел тырыш булган хезмәтче булып
күрсәткән.
Шушы уңышлары өчен “Сәүдә отличнигы”, “Хезмәт ветераны”
медальләре, рәхмәт, котлау хатлары белән бүләкләнә. Тырыш һәм намуслы
хезмәте өчен “Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел”, “Бөек Җиңүгә 60
ел” медальләре белән бүләкләнә.Гайшә Зиннәт кызы 2009 елның 4
июнендә вафат була һәм Лесхоз бистәсе искезиратында җирләнә.