Әскәрова (Салихова) Маһирә 1919 нчы елның 1 нче июлендә Саба районы Төбәк авылында туа. Гаиләдә 3 бала була. Төбәк авылында белем ала.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң Олы Кибәче авылының бик зыялы гаиләсендә тәрбияләнгән Каюм Салиховка кияүгә чыга. Алар, бергәләшеп , Саба районы Оет башлангыч мәктәбендә эшлиләр. Каюм Салихов мәктәп мөдире була, Маһирә Салихова –укытучы. Ул: “Советлар Союзы Герое Вәли Хаҗиәхмәт улы Хаҗиев та миндә укыды, бик тыйнак укучы иде”,-дип искә ала торган була.
Сугыш җилләре бу гаиләне дә читләтеп үтми. Мөгаллим Каюм Салихов сугышка алына һәм хәбәрсез югала. 22 яшьлек Маһирә 2 бала белән һәм 3нчегә авырлы булып кала. 1942 нче елның 6 нчы сентябрендә ире Каюмнан килгән өчпочмаклы хат соңгы хәбәре була. Хат Маһирә әби гаиләсендә бүген дә саклана. Гайфетдин абыйсы да Бөек Ватан сугышыннан кайтмый. Маһирә Салихова 1945 нче елда сугыштан яраланып кайткан Галиәкбәр Әскәровка кияүгә чыга. Аларның уртак балалары - Мансур туа. Сугыш чорында завхоз-кладовщик булган Маһирә апа сугыштан соң “Ярыш” әртиленә караган ясле-бакчада тәрбияче булып эшли. 1948 нче елда”1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә.
Маһирә апа 80-90 елларда авылның абруйлы абыстае була. Дин тыелган, дини китаплар басылмаган елларда авыл халкын дин сабакларына өйрәтә, күп догалар язып бирә. 55-70 елларда бик күп хатын-кызга бәби тудырырга булыша. Алар арасында 5 яки 4 баласын өйдә тапкан хатын-кызлар да бар. Маһирә апа гаҗәп төгәл кеше була, дәфтәренә “228 кендек кистем”, -ди язып куйган. 108 хатынның исемнәре, кайчан, сәгать ничәдә әни булулары теркәлгән.
Маһирә апа халык медицинасын да бик белеп куллана, үләннәр җыя, ярдәм сорап килгән кешеләргә төрле төнәтмәләр ясап бирә. Каюм Насыйриның дару үләннәре турында латин графикасы белән язылган китабын кирилицага күчереп куллана, кешеләргә дә тарата. Гарәп, латин, кириллица язуларын камил дәрәҗәдә белә.
Гомеренең ахыргы көннәренә кадәр улы Мансур гаиләсендә яши. 1998 елның 12 июлендә вафат була, Олы Кибәче авылында җирләнгән.