Сәләхиева Сафура Шәвәли кызы 1928 елның 15 маенда Башкортстан республикасында дөньяга килә.Бик кечкенәдә ул әти-әнисез кала һәм әбисе карамагында үсә. Яшәү бик авыр була, чөнки Сафурадан кала аның тагын күп кенә абый-апайлары, эне-сеңелләре дә бергә тәрбияләнә. Укыту турында сүз дә бармый. Шуңа да ул бары тик 3 кенә сыйныф бетерә. Кечкенәдән энеләрен тәрбияли, кыр эшләренә йөри, ничек тә булса кул астына кереп, булышырга тырыша.
Бөек Ватан сугышы башланган елларны Сәләхиева Сафура Шәвәли кызына бары тик 15 кенә яшь була. Бу вакытта 16 яшь тулган яшьләрне, кул көче җитмәгәнлектән, эшкә ала башлыйлар. Әбием дә, үзенә 16 тулды дип, дус кызлары белән Алтай җирләрендә тимер юлга эшкә урнаша. Шушында төннәр буе алар тылга поездлар озаталар. Эш биш ел буе бер минутка да тынмый. “Бу иң авыр вакытлар иде”,-дип сөйли Сафура апа. Ашарга булмаган, кыш көне суыктан күп кенә кеше үлеп киткән. Тимер юлда эшләгәндә ул үзенең энесен югалта.
Сугыш беткәч, Сафура апа эшләгән бригаданы Татарстанга җибәрәләр. Монда алар Казан тимер юлында эшлиләр, ә 1954 елда аларны Мөндеш станциясенә җибәрәләр. Нәкъ менә шушында ул Имам исемле егет белән танышып, аңа кияүгә чыга. Курсабаш авылына килгәч,колхозда эшли башлый. Имам абый белән апа 7 сау-сәламәт бала үстерәләр. Сафура апага оныкларын да сөяргә насыйп итә. Хәзерге вакытта улы Зөфәр гайләсенда кадерле әни, әби булып матур тормыш кичерә.