Сәләхиева Сәвия Гәлиәхмәт кызы 1928 нче елның 23 нче декабрендә Саба районы Курсабаш авылында дөньяга килә.Сәләхиева Сәвия 1936нчы елда Курсабаш мәктәбендә белем ала. Аннан ТБУМтә укып җиденче сыйныфны тәмамлый.
Сәвия әбинең яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Ул урманын да кисә, вагонын да төии. Бик куп авыр эшләрдә эшләп җинүне якынайтуга үзеннән зур өлеш кертә.
1951нче елда тормышка чыгып, тормыш иптәше белән дүрт бала үстерәләр.
Шушы ук елда мәктәптә техничка булып эшли башлый. 1983нче елда лаеклы ялга чыга.Аннан соң ун ел дәвамында колхозда төрле эшләр башкара.
«1941 – 1945нче елларда Бөек Ватан сугышында фидакәрь хезмәтләре өчен» медале, «1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җинүнең 55,60,65,70 еллыклары хөрмәтенә» медалләре белән бүләкләнгән.