1924 елның 29 гыйнваренда Татар Суксуы авылында колхозчы гаиләсендә туган.
1942 елның августында унсигез яше дә тулмаган егет Бөек Ватан сугышына алына.
Горький өлкәсендә автомәктәптә белгечлек үзләштергәч, аны Мәскәү ягына озаталар. Анда вакытлы хәрби лагерьда чит ил машиналарын идарә итәргә,алар белән техник ярдәм күрсәтү эшләренә өйрәтәләр.
1943 елның 23 мартында йөздән артык “полуторка” автомашиналарыннан авторота төзеп, Калинин фронтына юнәләләр. Бологое станциясенә килеп җиткәндә автоколоннаны немец самолетлары бомбага тоталар. Шәрифулланың да машинасы зарарлана. Бу машинаны ремонтлау өчен ул поезд вагоннарына урнашкан күчмә ремонт заводына җибәрелә. Аны шунда слесарь итеп калдыралар. Шул завод белән Шәрифулла бөтен сугышны уза.
1943 ел ахырында Польша аша үтеп, Германия чигенә килеп җитәләр.
Ул 1947 елның февралендә генә демобилизацияләнә hәм шул елның маенда гына туган авылына кайтып җитә. Гомере буена механизатор булып эшли.
“Ватан өчен!”китабыннан, 2005 ел.