Туган елы: 25 июль 1926 ел
Туган аылы: Саба районы Олы Кибәче авылы
Хәзерге вакытта яшәү урыны: Саба районы Олы Арташ авылы
Балалары: 7 , оныклары: 16
Тормыш юлы.
Шәһәрбану һәм Җәлил гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе икмәк пешерү цехында әшли. Соңрак мулла була. Әнисе колхозда әшли.
Сәмигуллина Әлфинур Җәлил кызы сугыш елларында тракторист хезмәтен башкара. Трактор йөртүчегә укый. 3 ел әшли. Тракторда әшләгәндә бер кулын имгәтә. Көн-төн әшли. Тракторны үзе рәтли. Көлтә сала. Әтисе икмәк пешерү цехында әшләгәнлектән, ач булмый. Өеннән икмәк алып чыгып, мохтаҗ балаларны ашата. Әнисе үлеп, үги әни кулында тәрбияләнә.
1952 елда Саба районы Олы Арташ авылында яшәүче Шамилгә кияүгә чыга. Анын белән тормыш корып, 7 бала (4 кыз: Фирая, Хаҗәр, Земфира, Фаяннур, Рәзинә ; 2 малай: Гаян, Әмир) үстерәләр. Шамил авылда бригадир булып әшли. 1 кызы -шәфкать туташы, 2 кызы- хисапчы,1 кызы-заводта, 1 кызы- пешекче булып әшлиләр. Ике малае да колхозда хезмәт куялар. Оныклары төпле белем алып, укытучы, шәфкать туташы, ветеринар булып әшлиләр.
Бүгенге көндә Саба районы Олы Арташ авылында бәхетле гомер кичерә.