Сәмигуллина Наҗия Мөхәммәтхәсән кызы 1930 елның 2 нче октябрендә Лаеш районы Пәрәү авылында туа. Ун яшьтән колхозның төрле эшләрендә эшли. Тормышка чыгып бер кыз үстерә. Үзләре 7 бала булалар, Наҗия апа төпчек кыз була. 1957 нче елдан хат ташучы булып эшли. 31 ел шул һөнәре буенча эшләп, 1987 елда лаеклы ялга чыга.
1969 нчы елда Пәрәү авыл советы депутаты булып сайлана. “Фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнә. Бүгенге көндә кызы Фәридә тәрбиясендә яши.