Сөләйманов Салихҗан Гата улы.
05.09.1927.
Әлки районы Суксу авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа бары тик 14 яшь була. 1941 елда гаиләләре белән Чуаш Кичүе авылына күчәләр.
Сугыш вакытында атлар караучы булып эшли. Сугыш тәмамлангач, мәктәптә завхоз булып эшли. 1947 елда дуңгыз фермасына бригадир итеп куялар. 1964 елдан сыер фермасын җитәкли, 1968 елдан вет.санитар итеп куела һәм Алабугага укырга җибәрелә. Кулына диплом алгач, терлек фельдшеры булып эшли. Тормыш иптәше Миннегөл апа белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә кызы Мәрьям кияве Госман тәрбиясендә яши.
(Чуаш Кичүе авыл җирлеге хезмәткәрләре материалы).