Сөнгатуллина ЗәйнәпбикәӘшрәпжан кызы 1923нче елның 1нче декабрендә Саба районы Олы Кибәче авылында туа. Әтисе Әшрәпжан белән әнисеКәримә тырыш кешеләр булганлыктан, урта хәлле тормышта көн күрәләр. Дөньялар болгана башлагач, (1930-1933 еллар ),әтисенең абыйсы Гали белән тегермән, делянка тоталар дип, өсләреннән шикаять язып, көзге кырпак яуганда, кышка таба аларны өйләреннән куып чыгаралар, бар булган мал-мөлкәтләрен тартып алалар. Ул вакытта алар ат, сыер, сарыклар асрап яшәгән булганнар. Ул малларны Сабага илтеп тапшырганнар. “Югары очка – туганыбыз Вәли абый Мөхәммәдиевләргә менеп утырдык. Әтине бер кыш эчендә биш тапкыр төрмәгә алып киттеләр. Төрмәдән гаепсез дип кайтардылар, моннан тагын жибәрәләр иде”, - дип сөйли Зәйнәп апа.
Яз житкәч, Тау башы урамыннан бер ташландык өй сатып алып, шунда күченәләр. Ул вакытта аның 2 абыйсы, апасы, бер энесе була. 1935 нче елда Зәйнәп апаның 18 яшьлек Шәмсемөхәммәт исемле абыйсы “Ярыш” әртилендә атлар саклаганда молотилкага аягын кыстыра. Аягы яралана һәм озак та тормый шул яралардан үлеп тә китә. Салих исемле абыйсы 1940 нчы елда Комсомольскийга төзелешкә язылып чыгып китә һәм, Бөек Ватан сугышы башлангач, сугышка китә. Шуннан туганнарына “Хәбәрсез югалды” дигән кара печатьле кәгазь генә килә.
Сугыш башлануга, Вәрәкыя исемле апасын да Иркутскига мәҗбүри эшкә жибәрәләр. Сугыш башланганда, Зәйнәп апага 18 яшь тулып килгән була. Ул чорда бөтен ир-ат хезмәте, авыр эш хатын-кызлар жилкәсенә кала. Башкалар кебек Зәйнәп апа да туган ил өчен тылда бик күп хезмәтләр куя.”Сугыш башланган елны ноябрь аенда апа белән Олы болын дип аталган тау өстендә урак белән солы урдык. Ашарга юк иде, энем Вакыйф белән стаканга жирдәге коелып калган борчакларны жыя идек. Шулай итеп, бер капчык борчак жыйдык, шул борчак безне ачлыктан коткарды,” - дип искә ала ул.
Сугыш беткәннән соң да әле илне аякка бастырырга бик күп көч кирәк була. Ул вакытта да Зәйнәп апа көченнән килгән барлык эшләрдә дә катнашкан.
Зәйнәп апа 1958 нче елны Төбәк авылы егете Хөснуллага тормышка чыга. Аларның ике балалары дөньяга килә.Уллары техникум белеме ала, Совет Армиясендә хезмәт иткәндә Әфган сугышында катнаша. Армиядән соң авыл хужалыгы институтына укырга кереп, экономист белеме алып чыга.Ә кызлары Фирдәүсә Казан педагогия институтының физика - математика бүлеген тәмамлап, бүгенгесе көндәТеләче районы Иске Жөри авылы гомуми урта белем бирү мәктәбендә балаларга белем бирә,директор урынбасары.Шул авылда тормыш иптәше белән ике кыз үстерәләр.
Бүгенге көнгә сөенеп, белгән догаларын укып, безгә теләкләрен теләп, улы һәм килене тәрбиясендә Төбәк авылында яши Зәйнәп апа. Кызганычка каршы, аның күзләре күрми –1 нче группа инвалид. Шулай булса да, һәр яңалыктан хәбәрдар, уйлары анык, хәтере әйбәт әле аның.