Дәхшәтле сугыш кабатланмасын
Сугыш башлану турында хәбәр авыл буйлап яшен тизлегендә
таралды, йөрәкләргә кайгы китерде, киләчәктә булган өмет – хыялларны җимереп ташлады.
Ул кызу җәйдә Настя,мәктәпне бетереп,медицина техникума укырга керергә карар кылды. Шәфкать туташы һөнәре алу турында бала чактан хыялланды кыз. Әмма укырга туры килмәде. Сугыш тормышны узенчә борып куйды.
Анастасия башка кызлар һәм хатыннар белән урман кисәргә Тумбага китә, аннан әйләнеп кайткач, Базарлы Матакта трактор бригадасында хисапчы булып эшли.
1943 елның 15 июлендә аңа район хәрби коммиссариатыннан
чакыру килә. Икенче көнне үк кызны Казанга җибәрәләр. Анда Анастасия орудие командиры булырга укый .
Сугышның калган елларын Настя дүртенче Украина фронты составына кергән 187 нче кече калибрлы зенит артиллериясендә хезмәт итә. Күп айлар дәвамында яшь кызга фашистлар бомбасы астында фронтка корал төялгән эшелоннар, аннан яралыларны озатырга туры килә. Дошман самолетлары бер тыңгылык бирмичә
эшелоннарны бомбага тоталар. Бөтен җирдә үлем.Күктән бомба коелган саен якын дусларыңны, иптәшләреңне югалтасың. Әйтеп
бетергесез авыр сынаулар аша үтәргә туры килгән Анастасия Гри-
горьевнага.
Анастасия Григорьевна Созонаваның сугышчан юлы Мәскәу,
Тула, Орел, Львов, Киев, Череповец, Иваново, Франковск шәһәрләре аша үтеп, Польшаның Суха шәһәрендә тәмамлана. Җину турында шатлыклы хәбәрне шунда ишетә ул.
Сугышта хатын-кызга урын юк, диләр. Әмма Анастасия Созонова кебек күпме яшь кыз сугыш кырларында көрәште,күпмесе хәлак булды.
-Ул куркыныч сугыш елларын искә тошерергә дә авыр. Бөтен
җирдә безне нигезенә кадәр җимерелгән шәһәрләр, яндырылган
авыллар каршылады, - дип йөрәге әрнеп искә төшерә А.Г.Созонова.
Бик куп якын дусларыбызны югалттык без бу сугышта.
Сугыш беткәч,Анастасия Григорьевна өенә әйләнеп кайта һәм район шифаханәсендә эшли башлый. Хәтта пенсия яшенә җиткәч тә
яраткан хезмәтен ташламый ул.
Күп еллар үткәч, ул берничә тапкыр сугышчан дуслары белән очрашуга Украинага, Бахмач һәм Череповец шәһәрләренә, шулай ук
Казанга бара.
Без аның белән фоторәсемнәр карыйбыз. Сугыш вакытында ясалганнарыннан яшь кызлар карап тора. Кайберләре исә сугыштан соң төшерелгән : инде өлкән яшькә җиткән хатын-кызлар,аларның йөзендә моңсылук,югалтулар китергән кайгы ,чәчләренә чал кергән.
Вакыт туктаусыз алга бара. Бөек Ватан сугышында катнашучылар саны да кими. Әмма ул елларда исән калган ветераннар сугышы турында еш искә төшерергә яратмыйлар.
- Без Ватан өчен көрәштек ,-диләр алар. Әмма бүгенге сугышлар нәрсә хакына алып барыла? Ни өчен яшьләребез хәлак була?
Саубуллашканда Анастасия Григорьевна болай диде: «Җирдә һәрвакыт тынычлык булсын иде. Безнең өлешкә төшкән аяусыз сынауларны беркем дә, беркайчан да кичермәсен иде».
М.Вассунова
Әлки хәбәрләре, 1997 ел ,№68.
