Сугыш чоры баласы - Миннегалиева Җәмилә
7 классны тәмамлагач, Кукмара районы Мәмәшир кызы Җәмиләне язмыш Удмуртия якларына китерә. Күп тә үтми, Бөек Ватан сугышы башлана. Комсомолка Җәмилә хәрби хезмәткә алына һәи Иңевск шәһәрендәге зенитчы артиллеристлар хәзерли торган махсус курсларга җибәрелә.
Артиллерист Миннегалиева үзенең сугышчан юлын Беренче Белоруссия фронтында, Гомель шәһәре янында башлап җибәрә һәм утлар, сулар кичеп Кинингсберкка кадәр барып җитә.
Менә алар орудиясенә Калинковичи шәһәренең тимер юл станциясен саклау бурычы йөкләнә. Фашистлар көндез разведка ясыйлар да, караңгы төшүшә объектларны бомбага тота башлыйлар. Станциядә цистерналарына ягулык төягәлгән эшелон тора. Күп тә үтми, күктән моторлар тавышы ишетелә. Җәмиләләр орудиясе дошман самолетларын көчле ут ачып каршылый. Әнә берсен ялкын чолгап алды һәм ул дамба артына барып төште. Ул да булмады, бер самолет яктырткыч бомба ташлады. Икенчесе баш очыннан гына пуля яңгыры сиптереп үтте. Зенитчы артиллеристлар бу төнне үз – үзләрен аямыйча сугыштылар. Фашистлар эшелонга зыян китерә алмадылар.
Безнең сугышчылар авыл, шәһәрләрне бер – бер артлы азат итеп көнбатышка таба хәрәкәт итәләр. Днепр елгасын кичкәндә һәм Гродно шәһәрен азат иткәндә Җәмилә Миннегалиева зур батырлыклар күрсәтә һәм “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен” медальләре белән бүләкләнә. Ул 1945 елның март башында контзия ала һәм Җиәү көне госпитальдә каршылый...
Җәмилә Миннегалиева озак еллар сәүдә системасында эшли.