Галиуллина Фатыйма Мубаракша кызы.
1910 елның 2 маенда Тулбай авылында дөньяга килә.
Сугыш башланганда Фатыйма апаның инде өч баласы була. Тормыш иптәше Гыйният абыйны сугышның беренче көннәреннән үк сугышка алалар. Берсеннән берсе кечкенә өч бала белән берүзе кала ул. “Колхозның нинди эше бар барысында да эшләдем. Урак урдык, эскерт кую да калмады, тавыкларны бетергәнче тавык фермасында эшләдем. Ачлык иде инде, кар астыннан кычыткан борынын төртеп чыга башлауга кычыткан җыеп аш пешерә башлый идек. Тездән язгы сазны ерып черек бәрәңге җыеп күмәч пешердек. Ачлыктан аяклар йөрмәс булыр иде. Мулттан, Алкиннан бәрәңге ташыганнар хаман да йөрәктән китми.”- дип искә алды ул әлеге авыр елларны.