Галлямова Тәскирә Сөләйман кызы.
1923 елның 10 нояберендә Тулбай авылында туган.
Сугыш башланганда, әле яшь кенә кыз булуына карамастан, Тәскирә апа колхозда бригадир булып эшли. Авылдагы ир-егетләр сугыш кырларына киткәч аларны алыштырырга кирәк бит. Барлык эш хатын-кызлар һәм яшүсмерләр җилкәсекнә кала. Шәмәк авылының Хөсәен исемле кешесенә ияреп, Арчага тракторчылар курсына укырга китә ул. 1942 нче елны Тракторчы таныклыгы алып кайта ул. Авылыбыз басуларында көнне төнгә ялгап ә 1943 елда Ишки авылы басуларында корыч машиналарны иярли Тәскирә апабыз. Беррәттән колхозның агротехниклык эшен дә алып барырга туры килә аңарга.