Хәйретдинова Таһирәбикә Галәтдин кызы
1919 елның 16 гыйнварында Тулбай авылында, өйдән өйгә тегүче булып йөргән ярлы Галәтдин гайләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Гайләдә 7 бала булалар алар.
Таһирәбикә апа 7нче классны тәмамлагач Мамадышка укытучылар әзерләүче курсларга укырга керә, аларны тәмамлый. 1936 елда комсомол путевкасы буенча Нижний Тагил якларына җибәрелә. Нижний Тагилга ук барып җитә алмый Верхний Губах шәһәре тирәсендә урнашкан Калинин шахтасына эшкә кала. Бу шахтада ул 1937 елдан 1946 елга кадәр эшли. Сугышка кадәр күмер тутыргычта мотористка булып эшли. Сугыш башлангач аны запальщик итеп куялар. “ Эш авыр иде, суткалар буе шахтадан чыкмыйча эшли идек, ашау ягы да такы-токы гына иде, күпләребез хәлсезләнеп егыла иде, аларны тиз арада башкалар алыштыра иде. Гомумән эш бер генә минутка да туктап тормады, күбебез хатын-кызлар идек .” – дип искә ала ул. Шахтадан чыгып ял иткән вакытларында ул яралылар госпиталенә эшкә йөрергә дә җитешә, авыр яралыларны карый идек ди ул. Тормыш иптәше Гаяз белән дә шунда таныша. Снаряд ярчыгы эләгеп аягын өздергән егетне аякка бастыра ул. Сугыш беткәч 1947 елны алар туган авылы Тулбайга кайтып урнашалар.