Ганиева Хәләмгөл Шафигулла кызы.
1927 нче елның 7 апрелендә Тулбай авылында дөньяга килә. Сугыш башланганда Хәләмгөл апага 14 кенә яшь була. Шулай булуга карамастан ул зурлар белән бер рәттә эшли. Колхозның барлык эшләрендә беренче була. Үгез җигеп сука сукалый, тубал белән ашлык чәчә. “ Икешәр атнага Лубьян янындагы Сәрдәвеч дигән җиргә урман кисәргә җибәрәләр иде. Икешәр атна шунда торып эшлибез. Ашарга юньле башлы ризык юк инде ул, өскә кияргә дә чамалы гына, кыш салкын бик нык туңа идек. Урманнан бүрәнәләр чыгарырга ирләр дә атлар да юк сугышка алып бетерделәр, барысын хатын-кызлар эшли. Үгез җигеп урманнан бүрәнә чыгардым. Үгез тыңламас иде тәртә арасына кертә алмый азаплана идем, елый елый үгез җигәм, и балалар күрмәгәннәр калмады инде. Бу аякларым да шунда туңудан гына авырта торганнардыр. Соңрак авылга сугыштан имгәнгән ирләр кайта башлады алар булгач әзерәк эшләр җиңеләя төште инде. Шул Сәрдәвеч дигән җиргә 9 тапкыр барырга туры килде миңа.”