Госсамова Кәримә Госаметдин кызы.
1915 елда Тулбай авылында туган.
Кәримә апаның да яшьлеге сугыш чорына туры килә. “Ат кебек эшләде ул”- дип тикмәгә генә әйтмиләр аның турында. Ерак-еракларга барып окоп казу, җәяүләп Әжмәк урманыннан утын кисүме барысын да эшләгән ул. Казаннан ары “Дәвликәй” авылында торып та урман кискән ул. Тракторлар өчен чүрки әзерләгән, су ташыган, кабык төшергән, орлыкка ашлык ташыган. “Урман кискәндә авылдашы Гайнуллин Гыйниятне очраттым, солдатлар анда зур чаналар белән тартып озын-озын бүрәнәләрне чыгаралар иде, аларны күргәч бик нык кызгандык, фронт өчен барыбыз да тырыштык”- ди ул. Хезмәтләрен искә алып “Батырлык өчен” (“За отвагу”) медале белән бүләкләнә. Сугыштан соң Кәримә апа озак еллар сыер савучы булып эшләде. В.И.Ленинга 100 ел тулу уңае белән юбилей медале белән бүләкләнде.